Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була. Системада «Серый рынок труда» дип аталган юнәлеш эшли . Андагы хәбәрләрне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы контрольдә тота. Тукайлылар рәсми булмаган рәвештә эшкә алу, «соры хезмәт хакы» түләү, эш вакытында куркынычсызлык таләпләренең үтәлмәве турында әлеге сайтка язып җибәрә алалар