Район Башкарма комитет җитәкчесе һәм район кураторы, 90 яшен тутыручы хезмәт ветеранын котладылар

2018 елның 18 марты, якшәмбе

 Бүген,18 март көнне , Тукай муниципаль  район Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Мисбах улы  Камаев һәм Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Тукай районы кураторы Эдуард Вафин,Бәтке авылында яшәүче ,тыл һәм хезмәт ветераны Мирзаян Асыл улы Шәйхетдиновны  90 яшьлек юбилее белән котладылар Мирзаян Асыл улына  Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырдылар, юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм тынычлык теләделәр . Юбиляр кунакларны сөенеп каршы алды, изге теләкләр теләп озатып калды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International