Тукайлыларны ике көнлек эш атнасы көтә

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Шимбә көнне дә, 9 июньдә, тукайлыларга хезмәт урыннарына чыгарга туры киләчәк. Аның каравы, киләсе атнада инде республика халкын ике бәйрәм көтә.

12 июнь Россия көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми ял көне сишәмбегә туры килгәнлектән, дүшәмбе эш көне шимбәгә күчерелә. Һәм рәттән өч көн – 10, 11, 12 июнь көннәрендә ял итәчәкбез.
15 июнь исә Татарстанда Ураза бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шулай итеп, әлеге дата уңаеннан да рәттән өч көн ял итәчәкбез – 15, 16, 17 июнь көннәрендә.
11-17 июнь атнасында бары тик ике генә көн – чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә генә эшләячәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International