Район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров Тукай районы командасын "Ат белән көрәш" милли ат спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионатында җиңүләре белән котлады. Команда зачетында беренче урынны алды. Тукай районында оператив хәл турында РФ Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Шамил Фәхретдинов чыгыш ясады. Районда эпизоотик вәзгыять турында районның дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Ленар Хәйбуллин сөйләде. Рөстәм Закиров алда торган бәйрәм - Җиңү көне вакытында куркынычсызлыкның мөһимлеген искәртте.