«Шәфкать» үзәге психологы социаль хезмәт алучылар арасында дәрес үткәрде

2019 елның 16 августы, җомга

 

2019 нчы елның 14 нче августында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында “Кем мин” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде.

Практик дәрес «Мин» турында күзаллауларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәреснең төп бурычлары-үзеңне кабатланмас шәхес буларак аңларга, үз организмыңны, тәнеңне хис итәргә, үз мөмкинлекләреңне, сәләтеңне бәяләргә өйрәтү.

Әлеге чарада 3 балигъ булмаган бала һәм 1 ата-ана катнашты.

Практик дәрес вакытында психолог үз-үзен бәяләүгә күнегүләр, "Минем эчке дөньям" визуализациясе үткәрде. Үткәрелгән дәрес нәтиҗәләре буенча балалар һәм аларның әти-әниләре үзләренең үз-үзләренә бәя бирә алдылар, үзләренең эчке дөньяларын өйрәнделәр һәм аны рәсемгә төшерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International