" Балкыш " лагерендә көзге спорт сменасы узды.

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 19 ноябрендәге 1006 номерлы карары нигезендә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен, физик культураны һәм спортны үстерү «Дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 7 февралендәге 73 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"2019 елның 31 октябреннән 6 ноябренә кадәр Тукай муниципаль районында 8-16 яшьлек укучылар өчен 80 урынга исәпләнгән" Балкыш " лагерендә көзге спорт сменасы узды. 
Смена программасы – "Укыту-тренировка җыеннары» (кикбоксинг буенча массакүләм шәхси-команда ярышлары һәм тренировкалар)
Программаның максаты:
- сәламәтлекне ныгыту, сменада катнашучыларның хәрәкәт һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру. 
Балалар белән теоретик дәресләр , кикбоксинг буенча көненә 3 тапкыр тренировка һәм төрле спорт чаралары үткәрелде. Тренировкаларны ТР атказанган тренеры Комаров Александр Петрович үткәрде.
Программа балаларга яхшы ял итәргә, көзге каникуллар вакытында яңа белемнәр һәм көч тупларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International