19 апрельдә Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Яр Чаллы-Водозабор автоюлында пассажирлары куркынычсызлык каешын эләктерми генә йөртүче шоферларны ачыклау йөзеннән оператив профилактик чара үткәрәләр. Ә 15 апрельдә үткән “Тоннель” операциясендә куркынычсызлык каешын бәйләнмәгән транспорт чарасы белән идарә итүче 3 шофер ачыкланган.
Фото: ачык чыганаклардан.