Тагын җиңү яулады

2024 елның 19 апреле, җомга

Яңа җиңү белән районыбыз данын яклап Сосновый Бор поселогыннан яшь бадминтончы Роксана Пучинина сөендерде. - Авыру сәбәпле, ул Казанда узган 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча республика беренчелегендә яшьтәшләре белән ярыша алмады. Ләкин безнең максатчан һәм үз-үзенә ышанган спортчыбыз өлкәнрәкләр белән көч сынашырга карар итте. Роксана шушы көннәрдә Алабугада узган беренчелектә 19 яшькә кадәрге категориядә чыгыш ясады һәм өченче урынны алды, – дип хәбәр итте безгә спорт мәктәбе тренеры Валерий Фәйзуллин.  Җиңү теләге безнең бадминтончы кызны чираттагы җиңүгә алып килде. Хәзер Роксана һәм аның тренеры киләсе атнада Байлар Сабасында узачак бадминтон буенча бөтенроссия яшүсмерләр турнирына әзерләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International