Районның җыелма командасы ирекле көрәш буенча Мамадыш шәһәрендә үткән республика беренчелегендә катнашты. Команда составында Биклән, Бәтке, Кече Шилнә авылларыннан, Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселокларыннан 2000-2002 елгы 15 егет һәм кыз бар иде. Республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 200ләп катнашучы арасында безнең үсмерләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Круглое Поледан Милана Сәлахова үз яшь категориясендә – икенче, Валерия Кожевникова – өченче, Бикләннән Илназ Рамазанов икенче урыннарны алдылар, дип хәбәр итә тренер Рафаэль Гыйззәтуллин.