2017 елның беренче ике аенда терлекчелек өлкәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларының эше турында сөйләде

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

4 мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2017 елның беренче ике аенда терлекчелек өлкәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларының эше турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Әхмәтов биргән күрсәткечләргә караганда, республикада 1 мартка 61,3 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән (үсеш - 101%), 192,4 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш - 103,3%), 145 млн. данә –йомырка (үсеш -102%).

Татарстан Республикасында эре мөгезле терлекләр саны 745 мең баш исәпләнә, шул исәптән савым сыерлары – 249 мең баш.

Дуңгызлар саны – 418 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 60,9 мең баш, кош-корт саны 6%ка арткан һәм15,7 млн. данә тәшкил итә.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, эре мөгезле терлекләр саны иң күбе Кукмара районында арткан – 1200 башка. Буа, Балтач, Әтнә районнарында да уңай динамика күзәтелә, Әлки һәм Кама Тамагы районнарында 200 башка арткан, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Тукай, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Лаеш, Югары Ослан районнарында һәм башка районнарда (барысы 13 район) эре мөгезле терлекләр саны шактый кимегән.

Марат Әхмәтов шулай ук сөт җитештерү турында да районнар буенча белешмәләр бирде.

Ул, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 3300 тоннадан артык сөт җитештерелә, 3200 тонналап сөт сатыла, диде ( 2016 елның шушы чорына караганда үсеш 105,4% тәшкил итә).

«Һәр район, һәр хуҗалык тармакта үз кимчелекләрен белә. Мөмкин кадәр күбрәк көч куеп, сөт базарындагы уңай вәзгыятьтән файдалып калуыгызны сорар идем. Районнарда сөт җитештерүне арттыру өчен резервлар җитәрлек», – диде Марат Әхмәтов.

Гомумән алганда, республика буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында 16 мең тонна сыер ите җитештерелгән.  Әлмәт, Мамадыш, Нурлат, Зәй, Зеленодольск, Кукмара, Әтнә, Балтач, Азнакай, Актанышрайоннарда иң күп артым күзәтелә, диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында терлекчелек тармагына җитди игътибар бирергә кушты. Сөт терлекчелеге һәм сөт җитештерү – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ала торган реаль акчалар ул, монда эшләргә теләге булган һәм эшли ала торган кешеләр кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International