Бәтке авылында гомер итүче тыл hәм хезмәт ветераны Залютдинова Мәрьям Хәлиулла кызына 15 март көнне 90 яшь тулды. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Закиров Рөстәм Ильдус улы, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зарипов Галимҗан Сәитҗан улы, авыл җирлеге башлыгы Ионычев Максим Александрович килделәр. Юбилярга котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.