Туфан Миңнуллин исемендәге IV республика конференциясе

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

 

24 нче март көнне Казан шәһәре Мәскәү районындагы татар телендә белем бирүче Фатиха Аитова исемендәге 12 нче номерлы гимназиядә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның IV республика конференциясе уздырылды. Конференциянең “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән”, драма әсәрләре һәм сценарийлар язу, “Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!”, “Утырып уйлар уйладым” китапнамәләр (буктрейлерлар) ясау номинацияләрендә 335 укучы һәм 27 укытучы көч сынашты. Фәнни-иҗади эшләрне республиканың күренекле сәнгать әһелләре, галимнәр һәм журналистлар бәяләде. 10 нчы сыйныф укучысы Якупов А.Р. “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International