«Әллүки» халык фольклор коллективы Урал якларыннан җиңү белән кайтты

2017 елның 28 марты, сишәмбе

25 март көнне Свердловск өлкәсе  Түбән Сергенск районы Аракай авылында татар халык иҗатының Сәрдәрия Нигаматова исемендәге X төбәкара  бәйгесе узды. Бәйгедә 68 иҗат коллективы катнашты. Татарстан Республикасының данын яклап әлеге бәйгедә безнең районның өч коллективы чыгыш ясады – «Зиләйлүк» фольклор коллективы (Сәмәкәй), «Әллүки» халык фольклор коллективы (Күзкәй) һәм «Асылъяр» фольклор коллективы (Иске Абдул). «Зиләйлүк» фольклор коллективы мәртәбәле жюриларга борынгы каз өмәсе йоласын тәкъдим итте һәм бәйгедә бер коллективка гына бирелә торган махсус приз отты. Ә  «Әллүки»  халык фольклор коллективы Урал якларыннан җиңү белән кайтты – әлеге коллектив 68 коллектив арасыннан 3нче урын яулады

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Җаббарова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International