Ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Районның крестьян-фермер хуҗалыкларына Россельхозбанк һәм Саклык банкы аша 5 процентлы кредит алу мөмкинлеге бирелә. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында үткән киңәшмәдә министр урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Татарстанга бу максатка билгеле бер суммада квота бүленгән. Әгәр авыл хуҗылыгы җитештерүчеләре ташламалы кредит алу мөмкинлегеннән файдаланмаса, акча Россиянең башка регионнарына җибәрелә. Шуңа күрә, районның крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең 10 апрельдән дә соңга калмыйча әлеге банкларның кредит бүлекләренә мөрәҗәгать итүләре, мөмкинлекне кулдан җибәрмичә, ташламалы кредит алу өчен бүгеннән үк документлар әзерләүләре сорала, дип белдерә район фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International