Яшь эшкуар мәктәбенә гаризалар алу дәвам итә

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

2017 елның 14 апреленнән 16 апреленә кадәр Казан шәһәрендә Яшь эшкуар (яшь фермер) мәктәбе узачак. Чараны «Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә үткәрә. Әлеге чара «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.

Анда катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз бизнесын башларга теләге булган яшьләр, шулай ук бер елдан кимрәк эшләгән крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла.

Мәктәп кысаларында бизнес-планлаштыру нигезләрен өйрәтәчәкләр, яшьэшкуарларга, яңа эш башлаучы фермерларга дәүләт ярдәме программалары, үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге заманча технологияләр турында сөйлиячәкләр. Программага әйдәүче экспертлардан мастер-класслар, лекцияләр һәм практик дәресләр кертелгән. Шулай ук республика районнарына үз бизнесларын уңышлы алып баручы фермерлар янына бару да оештырылачак.

Мәктәптә катнашу өчен 2017 елның 10 апреленә кадәр https://ais.fadm.gov.ru сайтында электрон заявка тутырырга кирәк.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 2217597 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International