Тукай муниципаль районыннан КФХ башлыгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләнә

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мске Ерыклы авылыннан КФХ башлыгы Минталип Миңнеханов язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләнә.

«Язгы кыр эшләренә 5 трактор, 2 тырмалау һәм 2 сөрү агрегаты, сабаннар, чәчкечләр, культиватор, 2 бәрәңге утырту машинасы җәлеп ителәчәк, – дип сөйләде фермер. – Ел дәвамында 5миллион сумлык техника сатып алдык. Яңа тырмалау һәм сөрү агрегатлары гидравлик механизмнар белән тәэмин ителгән, шуның аркасында алар хәрәкәт иткән вакытта ук эшләү режимына күчә алалар».

Бүгенге көндә КФХда эшләүчеләр авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү һәм орлык материалларын әзерләү белән мәшгуль. Орлык бәрәңгесен әзерләү складында заманча җилләтү системасы урнаштырылган, бинада тиешле температура саклана, ул даими рәвештә җилләтеп торыла.

Быел хуҗалыкта 43 гектар мәйданда бәрәңге һәм 300 гектарда бодай чәчү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International