Районын хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының 2017 елгы сезонга әзерлеген бәяләделәр

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген район хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлегенә смотр-конкурс узды. Техника әзерлеген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының хезмәт саклау бүлекчәсе мөдире Айдар Салахов һәм  «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитекчәсенең орлыкчылык буенча урынбасары Рафис Хабибуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тикшерде. Тикшерү барышында «Чаллы яшелчәсе+», «Гигант», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда, «Биклән», «Ирек» җитештерү кооперативларында, «Тукай» азык-төлек продкорпорацясендә , «Вильданов» крестьян-фермер хужалыгында тагылма һәм үзйөрешле техниканы, моннан тыш, тиешле рөхсәт документлары белән барлык механизаторлар (алмаштыручылар да) тикшерелде. Үзйөрешле чапкычларга һәм азык җыю комбайннарына сезонлы техника хезмәте күрсәтелгән, алар дәүләт техника тикшерүен узган һәм аларның тышкы эстетик торышы да канәгатьләнерлек дип табылды.

 
 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International