Ул сәләтле балаларны барлау, алар белән эшләүгә багышланган иде

2017 елның 18 августы, җомга

17 август  көнне районның утырышлар залында август киңәшмәсе җыелышларының    беренче көне узды  .Ул сәләтле балаларны барлау, алар белән эшләүгә багышланган иде.  .Анда мәктәп директорлары,укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары,  укытучылар,район методик берләшмә  җитәкчеләре катнашты.  Шулай ук    киңәшмәдә район мәгариф идәрәсе башлыгы, башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Рамил Исаев һәм Казан шәһәренең  Республика олимпиада үзәгенең  директор урынбасары А.А. Закиров катнашты. Бу узәк 2014 елда  ачылды,ләкин бу олимпиадалар бары тик шушы елдан башлап кына үткәрелә башлады дигән сүз түгел. Бөтенроссия олимпиадаларының республика этабы даими үткәрелә килде һәм бу эш гомуми рәвештә алып барыла иде. Олимпиада үзәгенең төп вазыйфасы − республика олимпиадаларын үткәрү, сәләтле укучыларны бөтенроссия олимпиадасына әзерләү һәм нәтиҗәлелекне тәэмин итү , олимпиада хәрәкәтенә күпсанлы укучыларны тарту мөмкинчелеге булдыру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International