ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын тормышка ашыру кысаларында, 2020 елның 7 февралендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Үз Республикам белән горурланам"дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Чарада яшүсмерләр һәм яшьләр катнашты. Чара барышында балаларга республикабызның тарихы, символикасы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияты, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсүе турында сөйләделәр. Аннан соң ике командага «Знатоки» һәм «Умники» командаларына бүленеп, "ТАССР тарихы битләре буйлап" танып-белү викторинасында һәм «Картина җый» уенында актив катнаштылар. Уен нәтиҗәләре буенча «Знатоки»командасы җиңде.
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева