Тукай районында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Балалар” бәйрәме узды

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Тукай районында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Балалар” бәйрәме узды

 

01 июньдә Новотроицкое авылы “Кояшлы” паркында балаларны яклау көненә Тукай районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан район тәрбия эше үзәге белән берлектә “Балалар” сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм оештырылды һәм үткәрелде.

Концерт номерлары, милли һәм спорт уеннары, бүләкләр, тәм-томнар - болар барысы да бәйрәмне үзенчәлекле итте. Балалар центр оештырган «Чәк-чәкне ясау», «Төрле техник кулланып Арттерапия» мастер-классларда актив катнаштылар. Үзәк китапханә системасы тарафыннан “Курчак театры” оештырылды. Бәйрәм азагында коймак һәм бәлешләр белән чәй табыны оештырылды.

Һәр бала «Республика инвалидлар җәмгыяте» Тукай район оешмасы иганәчеләреннән бүләкләр алды. Шулай ук бәйрәмнең иганәчеләре: «Бердәм Россия» партиясенең территориаль бүлекчәсе Абдульманова Р.Н. һәм Яр Чаллы шәһәренең «Инклюзив мөхит» волонтерлар яшьләр берләшмәсе Хаҗиев А.У. Бәйрәмгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International