«Энҗе-жемчужинки» бию студиясенең отчет концерты булып узды.

2021 елның 8 июне, сишәмбе

3 июнь көнне Кенәз мәдәният йортында Гөлфия Дамир кызы Адиева җитәкчелегендә «Энҗе-жемчужинки» бию студиясенең отчет концерты булып узды. «Энҗе-жемчужинки» бию студиясендә катнашучылар тамашачыларга матур  бию номерлары күрсәттеләр, халык һәм заманча биюләр башкарылды. Хисап концертында шулай ук Круглое Поле балалар сәнгать мәктәбенең "Задоринки" хореография ансамбле (җитәкчесе Галина Евгеньевна Щелконогова) һәм «Сандугач» вокаль ансамбле (җитәкчесе Мәүлүдә Марат кызы Игтисамова) катнашты.

Хисап концерты ахырында Тукай муниципаль районы «Мәдәният һәм ял үзәге» МБУ директоры Илнур Илфат улы Сәхбетдинов, Княз  авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов «Энҗе – Жемчужинки» бию студиясе хореографик ансамбле җитәкчесе Гөлфия Дамир кызы Адиевага рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Әти-әниләр шулай ук сәхнәгә күтәрелде һәм чын күңелдән әлеге ансамбль җитәкчесе Гөлфия Дамир кызына рәхмәт әйттеләр.

Бүгенге көндә «Энҗе - Жемчужинки» бию студиясендә 50дән артык бала шөгыльләнә, өч төркем булдырылган — кече, урта һәм өлкән. Алар берничә тапкыр Халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары булдылар. Әлеге иҗади коллективка һәм аның искиткеч җитәкчесе Гөлфия Дамир кызы АДИЕВАга илһам һәм киләчәктә иҗади уңышлар телик!

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International