Шилнэбаш авыл тарихы

Шилнәбаш авылының җирле үзидарә составына 2 авыл пункты-  Шилнәбаш һәм Тугай авыллары керә.

Тарихи белешмә

1652 елда патша указы чынкан:  Кама елгасының сул ягындагы җирләрне берләштерергә.

1657елда  Шилнә елгасы ярлары янына урнашкан урман аланына 42 крестьян гаиләсе күченеп килә. Авылдан ерак түгел генә Кама арты ныгытмаларының хәрәбәләре табыла.

1870 елда Чаллы-Мыс волосте Шилнәбаш авылында  752 урыс кешесе яши башлаган.

Кешеләрнең төп һөнәрләре- бал корты тоту, игенчелек белән шөгыльләнү, чабата үрү һәм барин Татищевта эшләү. Ул  торган йорт 1878 елда төзелгән һәм Шилнәбаштан 1км. ераклыгында урманда урнашкан. Татищев боерыгы буенча беренче башлангыч мәктәп Шилнәбаш авылында  ачыла .

Тугай авылының барлыкка килү вакыты билгесез.

1870 елда Мыс авылында 476 урыс кешесе яшәгән. Авылда су тегермәне, селте заводы булган. Тугай авылы янында Стахеевның хуторы урнашкан. Революциядән соң, 30 елларда,"Яңа юл" колхозы һәм авыл советы төзелә.

Тугай авылында "Молотов исемендәге" колхоз һәм авыл советы төзелә.

Бөек  Ватан сугышыннан соң авыл халкы кими, күбесе Узбәкстанга, Уралга кученгәннәр.

1959 елда колхозлар  ныгыганнан соң Кнәз авыл советына,  Татарстан совхозына кушылган.

 1964 елның февралендә  "Татарстан" совхозының Шилнәбаш бүлеге терлек симертү совхозы "Челнинка" га кушыла.Аның конторасы Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан була.  “КАмаЗ” төзелә башлагач,  совхозның төп бинасы Чаллыдан Шилнәбашка күчерелә. Шулай итеп Шилнәбаш һәм Тугай  авыллары халкы 567 кеше әйләнә. Алар 174 хуҗалыкта яшиләр.

Хәзерге  вакытта:

Төп чыганаклар буенча 01.01.2012 елга Шилншбаш авылында  1153 кеше, 330 хуҗлыкта  яши.  Шулардан 310 хуҗалык 1105 кеше Шилнәбашта, 20 хуҗалык    48   кеше Тугай авылында.

 Шилнәбашта 12 күпкатлы йорт, шуларда 144 фатир. Анда яшәүчеләр саны :504 кеше. Калганнары шәхси йортларда һәм ике фатирлы коттеджларда    яшиләр .

Яңа шәхси йортлар  төзелеше дә бара .

Шилнәбаш авылының мәйданы 3790 га.

Шуларның исемлеге:

ЗАО «Агросила Групп»                                                                       -2647,7 га

ОАО «Весенний»                                                                                 -123,3 га

КФХ «Лакомкин»                                                                                  -80 га

КФХ «Ильфат»                                                                                     -9,9 га

 Шилнәбаш АХ җирләре                                                                      -209,68 га

Авыл хуҗалыгына караган җирләр (болыннар, чокырлар, сулыклар һ.б.)

Торак җирләр                                                                                      -124,04 га

 Шилнәбаш авылы                                                                              -105 га

Тугай авылы                                                                                       - 19,04 га

 Бакчачылык  ширкате                                                                       - 450,37 га

 «Урман» б/ш-34,87 га , « Тугай» б/ш -44,40га,  «Ордеушка» б/ш-66,10га, «Турбина» б/ш -155,0 га,  «Яблочко» б/ш- 150,0 га,  «Алан» б/ш. Башка җир белән кулланучылар   154га ны били.       

Шилнәбаш авылы Чаллыдан көнчыгыш яклап 15км ераклыкта урнашкан . Шилнәбаш авылы территориясе буеныча Мәскәу- Уфа Федераль юлы М7  утә. Ул  Шилнәбаштан 4км, Тагайдан 1 км ераклыкта.

 Шилнәбаштан  Тукай администрациясенә кадәр  24км, Тугайдан 21км.

 Якындагы тимер юл станциясе һәм су юлы порты Чаллыда , Шилнәбаштан 25 км , Тугайдан 21 км ераклыкта урнашкан.

  Шилнәбаш авылыннан 1 км  читтә Татарстан урман хуҗалыгына караган урман җәелеп киткән. 200 м да гына наратлык.

Шилнәбаш авылы аша Шилнә елгасы, Тугай авылы яныннан Камышлы елгалары ага.

Соңгы яңарту: 2013 елның 22 апреле, 14:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International