Новотроицкое авылы тарихы

Суровка авылы турында беренче мәгълүматлар 1643  нче елга, XVII гасырның урталарында Ново-Троицк һәм Калиновка авыллары барлыкка килә.

            XVII гасырның 40 нчы елларына кадәр Новотроицк авылы территориясендә башкортлар яши. (Бәлки,шуңа да Челнинка елгасына коючы елганы Башкирка дип атаганнардыр). Башкорт кабиләләре  киткәч, беренче руслар күчеп киләләр. Авылларын Изге Троица бәйрәме хөрмәтенә  Ново-троицк дип атыйлар.

Элек Калиновка авылы Баланлы  дип аталган.

Суровка авылының исеме беренче күченеп килүче Суров фамилиясеннән барлыкка килгән.

Бу өч хуҗалыкның  җирләре патша карамалыгындагы җирләр булып санала. Алар  кемгә дә булса,   яхшы хезмәте, дәүләт алдындагы казанышлары өчен бирелә. Тирә-яктагы җирләр -    бояр җирләре була. Мәсәлән, Кнәз авылы җирләре.

Авыл кешеләре күпчелек  җир эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Ә кыш көне акча эшләргә чит җирләргә чыгып китәләр. Хатын-кызлар балалар тәрбияләү, кул эшләре белән мәшгуль булалар. Шулай революциягә кадәр дәвам итә.

            1912 нче елда хәлле  крестьяннарга банк аша   җир сатып алу мөмкинлеге туа.

            1917 нче елда, Петроградтан хәрби хезмәттән  кайткан, Мысов-Челнинка җир комитеты рәисе Н.И.Беспалов крестьяннарны чәчкән игеннәре  белән хәлле крестьяннардан тартып алырга, өяз комиссарына буйсынмаска чакыра.

            Вак милекчеләр Уфа губкомиссарына түбәндәге эчтәлекле шикаять язалар:

“Без, Е.Кузнецов,И.Казанцев, Н.Казанцев, К.Казанцев, С. Макрополов һәм М. Кузнецов 1912 нче елда банк аша дисәтинә җир сатып алдык. Шилнәбаш авылы кешесе, Петроградтан кайткан большевик – солдат, хәзерге вакытта волость комитеты рәисе Николай Иван улы Беспалов  крестьяннарны безнең җирләрне тартып алырга котырта.13 нче июль,1917 нче ел.”

Н.И.Беспаловны эшеннән алалар, үтенеч бирүчеләр канәгать калалар.

            Революция шушы өч авылның тормышын үзгәртә.

            1918 нче елның сентябрендә Суровка һәм Новотроицк авылларын акгвардиячеләр басып алалар. Аларны Азин командалык иткән Кызыл Армия отряды тар-мар итә. Хәрби хәрәкәтләр Суровка һәм Новотроицк авыллары территориясендә (күбесенчә Челнинка елгасы аръягында) бара. Моннан аклар Минзәлә шәһәренә таба чигенәләр. Авыл кешеләре базларга, кирпич келәтләргә яшеренәләр, Калиновка авылына качалар.

            1921 нче ел-ачлык елы. Авыл халкы  өчен иң авыр елларның берсе.

Уңыш аз, гектарыннан 2 центнер чамасы гына, чөнки 100 көн дәвамында бер генә тамчы яңгыр да төшми.

            Авыл кешеләре гаиләләре белән яхшырак җирләр эзләп чыгып китәләр, ләкин бар җирләрдә дә ачлык хөкем сөрә. Күпләр Бохарага юл тота.

1921 нче елның көзендә алабутаны  ипи пешерү өчен җыялар. Бу елларда хатын-кызлар, балалар, картлар күпләп үләләр. Авыллар бушап кала.

            1929 нче елның декабрендә Новотроицк авылында 19 ярлы хуҗалыгыннан Азин исемендәге күмәк хуҗалыкка төзелә. Суровка һәм Калиновка авылларында күмәк хуҗалык 1930 нчы елларда барлыкка килә.

            Яз көне беренче чәчүгә төшәләр. Бу елда мәк яхшы уңыш бирә. Аны колхозчыларга эш көннәре өчен  хезмәт көне итеп бирәләр.

            1934 нче елга барлык аерым хуҗалыклар да күмәк хуҗалыкка кереп бетәләр. Суровка авылында колхоз “Мировой Октябрь”,  Калиновкада – “Кызыл Байрак”, Күперледә – “Туры юл”,  Шөкрәледә – “Уңыш” дип атала.

Бу елларда хәлле крестьяннарны кулак дип, гаиләләре белән Себергә сөрәләр. Авыллар  ярлылана һәм бушап кала.

            1939 нчы елда чиркәү ябыла.Чиркәү чаңын  төшерәләр һәм яңадан коярга җибәрәләр.

(Авыл картлары чиркәү чаңнарының искиткеч яңгыравын искә алалар).

            Храмны орлык складына бирәләр.Чиркәү талана, тирә-ягы ташландык хәлгә килә. Бу күренешләр картларда ризасызлык тудыра.

            1941-1945 нче еллар авыллар өчен фаҗигале еллар.Авылның барлык ир-атлары фронтка китә.

            1943 нче елда хәтта 16-17 яшьлек яшүсмерләрне дә фронтка алалар. Авылда хатын-кызлар, картлар, балалар гына кала. Бөтен авыр эш алар җилкәсенә төшә. Тәүлегенә бишәр сәгать кенә йоклаган көннәр күбәя. Җирне ат һәм сыерлар белән эшкәртәләр, фермаларда эшлиләр, кичләрен фронтка оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Авырлык барысын да берләштерә, дус-тату яшиләр. Әмма похоронка кәгазьләре сирәк кенә йортның ишеген какмый кала.

Новотроицк авылыннан 40 кеше, Суровкадан -72 кеше,   Калиновкадан – 51 кеше, Комсомолдан – 21 кеше, Шөкрәледән-52 кеше,Күперледән – 49 кеше яу кырыннан әйләнеп кайтмый.

             Сугыштан туган якларына яраланып, эшкә яраксызланып кайтучылар да, кайткач үлүчеләр дә бар. (Новотроицк авылыннан Новичков Федор Константинович (1914 нче елда туган)  1939 нчы елда фин сугышында  катнаша, Бөек Ватан сугышына 1941 нче елның  24 нче июнендә  китә. Госпитальдән соң  туган авылына кайта. 1942 нче елның җәендә үлә)

Өч бертуган Лакомкиннар: Илья Максим улы, Максим Максим улы, Петр Максим улы, аталы-уллы Спириннар, Соколовлар  һәм бик күпләр фронттан кайтмыйлар.

            Җимерелгән хуҗалыкны күтәрү өчен сугыштан соң да күп эшләргә туры килә.

            1947 нче ел. Суровка авылында җидееллык мәктәп ачыла. Новотроицк,  Суровка,

 Калиновка авылларыннан балалар укырга йөриләр.

            1953 нче ел. “Мировой Октябрь”, ”Кызыл Байрак”колхозлары Азин исемендәге колхозга берләшә. Аның беренче рәисе Яр Чаллы  шәһәре партия комитетыннан җибәрелгән Орлов Виктор Васильвич була.

            1957 нче ел. ”Уңыш ” һәм  Азин исемендәге колхозлар “Татарстан” совхозына кушылалар.

ТАССР ның авыл хуҗалыгы министрлыгының 13.11.1965 нче елдагы 282 нче номерлы приказы нигезендә “Татарстан” совхозын  бүлеп,  “Новотроицкий”  совхозы барлыкка килә.

Комсомол, Новотроицк, Күперле бүлекләре Новотроицк, Суровка, Комсомол, Шөкрәле, Күперле  авыллары торак пунктларын үз эченә ала. “Новотроицкий” совхозының беренче директоры - Васин Геннадий  Николаевич.

КамАЗ төзелә башлагач, “Новотроицкий” совхозы КамАЗның ярдәмче хуҗалыгына әйләнә.

 

            Тукай районы администрация  башлыгының 19.04.1996 нчы елгы 378 нче номерлы карары нигезендә  “Новотроицкий” совхозы “КамАЗ” акционерлык  җәмгыятенең  ярдәмче авыл хуҗалыгы предприятиесе” ннән “Җаваплылыгы чикләнгән “Новотроицкий”  җәмгыяте” итеп яңадан оештырыла.

Татарстан Республикасы Арбитраж судының (28.10.2004 нче ел № А65-6856/2004-СГ4-21 эше)

карары нигезендә “Җаваплылыгы чикләнгән “Новотроицкий”  җәмгыяте”банкрот дип таныла.

 

Бүгенге көндә.

·         “Новотроицк авыл җирлеге” муниципаль берләшмәсе “Тукай  муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль җирлекләр” турындагы Татарстан Республикасының  31.01.2005 нче елгы 42-ЗРТ номерлы законы нигезендә оеша. Аның мәйданы 9438 гектарны тәшкил итә.

·         Авыл җирлегенең административ үзәге булып шәһәрдән 15 км ераклыкта урнашкан Новотроицк авылы тора. Муниципаль җирлек  составына түбәндәге торак пунктлары керә:

·         Новотроицк

·         Суровка

·         Күперле

·         Шөкрәле

·         Калиновка

Торак пунктлар үзәктән  5-7 км ераклыкта урнашканнар. Авыллар үзәк һәм  бер-берсе белән асфальт юл белән тоташканнар.

·         Новотроицк авыл  җирлеге территориясендә  7 бакчачылык ширкәте урнашкан.Ул 459 га мәйданны били.

·         Новотроицк авыл  җирлеге аша ике елга – Челнинка һәм Кәлнә елгалары үтә.

·         Новотроицк авыл  җирлегендә 1823 кеше яши.

-  Новотроицкийда  - 1049 кеше

-  Суровкада – 417 кеше

-  Күперледә – 190 кеше

-  Шөкрәледә – 90 кеше

-  Калиновкада- 77 кеше

Шулардан :

-  120 - мәктәпкәчә яшьтәге балалар

-  154 –мәктәп яшендәге  балалар

-  66 - студент

-  25 - ООО “Агрофирма-Кама” эшчеләре

-  52 – ООО “Чаллы-Бройлер” эшчеләре

-  46 – шәхси эшмәкәр

-  65 – бюджет сферасында эшләүчеләр

-  770 – Яр Чаллы шәһәренең төрле предприятиеләрендә,хуҗалыкларында  эшләүчеләр

-  428- пенсионер

-  133- инвалид

-  4 егет РФ хәрби хезмәтендә

-  16 –ветеран военных действий

-  17 күпбалалы гаиләләр

-  Новотроицк авыл җирлегендә 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 тол-солдатка, 56 тыл хезмәткәрләре яши

 

 Новотроицк авыл җирлегендә 16 милләт вәкиле яши.

Татарлар – 911, руслар – 810, башка милләт вәкилләре – 102

Муниципаль сайлауларда  сайланган ун депутатны үз эченә алган,  “Новотроицк авыл җирлеге ” муниципаль берләшмәсе идарә итү органы булып торалар.

 

“Новотроицк авыл җирлеге ” муниципаль берләшмәсенең төп экономик  секторлары:

 

·         “Чаллы – Бройлер” җәмгыяте. Ул 288900 кв. мәйданны алып тора. Татарстан Республикасында чыга торган бройлер итенең 60 % җитештерә. Предприятие стабиль һәм

динамик үсеш юлы белән алга бара. Елына 90 мең тонна кош ите җитештерә.

·         Җаваплылыгы чикләнгән “Агрофирма Кама” җәмгыяте 4056  гектар чәчү җирләрен алып тора,  игенчелек һәм чөгендер эшкәртү белән шөгыльләнә.

·         2012 нче елда орлыкчылык заводы төзү каралган

·         Рахматуллин, Борисенко, Филатов КФХы 279 гектар мәйданны биләп торалар. Алар игенчелек белән шөгыльләнәләр, печән җитештерәләр.

·         “Альфа +” кондитер предприятиесе ачылу  авыл халык яңа эш урыннары белән тәэмин итте.

·         Кече эшмәкәрлек үсеш юлында

 

Социаль инфраструктуралар:

·         2  фельдшер – акушерлык пункты (Новотроицк, Күперле авыллары)

·         1 мәдәният йорты (Новотроицк), 2 клуб (Күперле, Шөкрәле авыллары). Мәдәният учреждениеләре тулысынча авыл жирлеге бюджетыннан финанслана. Аларда төрле түгәрәкләр эшли. Новотроицк мәдәният йортында “Чишмә” (“Родник”) ветераннар клубы эшләп килә. Ул инвалидларны, ветераннарны һәм пенсионерларны берләштерә.

 

·         Мәктәп һәм балалар бакчасы – авылның киләчәге.Новотроицк урта мәктәбе һәм “Ромашка” балалар бакчасы эшли. Новотроицк урта мәктәбендә 137 укучы укый. 18 укытучы,шуларның 13-е  беренче, 3-се икенче  квалификацион категориясенә  ия. “СССР мәгарифе отличнигы” -1, “РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре ” -1, “РФ Мактау грамотасы” белән бүләкләнүче  -3, “ТР Мактау грамотасы” белән бүләкләнүче -3 укытучы. Барлык укытучылар да югары белемле.

 

Хәзерге вакытта  “Ромашка”балалар бакчасында өч группа эшли. 65 бала йөри.  Коллектив 14 кешедән тора.

 

·         УФПС “Татарстан почтасы”ның 2 филиалы  бар.

·         “Россия Сбербанкы”ның  Яр Чаллы бүлекчәсе Новотроицк филиалы эшли.

·         Халыкка 12 сәүдә ноктасы  хезмәт күрсәтә

·          Авыл җирлегенең яшәеш фонды

 

 

Йортлар

саны

Гомуми мәйданы

Авыл җирлеге

597

40,39 мең.кв.м.

Шул исәптән

 

 

1

Шәхси сектордагы йортлар

485

32,83 мең.кв.м.

 

Шул исәптән

 

 Новотроицк авылы

207

15.6мең .кв.м.

 

Суровка авылы

145

10.9мең.кв.м.

 

Күперле авылы

66

2.7 мең.кв.м.

 

 Шөкрәле авылы

40

1,6 мең.кв.м

 

Калиновка авылы

27

2,03мең.кв.м

2

Күпкатлы йортлар, барлыгы

12

7,56 мең. кв.м.

 

 Шул исәптән Новотроицк авылында

8

5,64 мең. кв.м.

 

Суровка авылында

4

1,92 мең.кв.м.

 

Новотроицк авыл җирлегендә  1037  хуҗалык, даими яшәүчеләр -597 хуҗалык. Җәй көне яшәүчеләр саны 1,5 тапкыр арта.

Күпкалы йортларның 137 фатирында 416 кеше яши. Алар белән “Новотроицк” ТСЖ идарә итә.

Новотроицк авыл җирлегендә  4 сугыш ветераны, 1 солдат толы, 56  тылда эшләүчеләр яши.

 

Новотроцк авыл җирлегендә өч мәчет, «Живоначальная Троица» храмы  эшли.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International