Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!

Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Тынычлык хакына хезмәт итү һәм Ватанны саклау гомер бакый ир-егетләрнең изге бурычы булды һәм булып кала. Без бүген кыю, батыр йөрәкле, көчле рухлы, һәрвакыт илен, гаиләсен, туганнарын һәм якыннарын якларга әзер булган ир-егетләребезне хөрмәтлибез, аларга олы рәхмәтләребезне әйтәбез. 
Безнең бүгенге уртак бурычыбыз – күпьеллык традицияләрне саклау, илебезнең көчен һәм куәтен арттыру, аның абруен ныгыту. Һәммәбез, хезмәтебезне намуслы башкарып, бу юнәлештә үз өлешебезне кертә алабыз. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан барыгызга да сәламәтлек, һәр башлаган эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык, илгә-көнгә тынычлык телим. 
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев. 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 24 феврале, 08:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International