ВЛКСМ тарихы буйлап сәяхәт

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

 

18 октябрь көнне Тукай муниципаль районы Калмаш урта мәктәбе базасында "Тукай муниципаль районынын «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ярмөхәммәтова Р. Ф. һәм психолог Сәйфуллина А. М. “ВЛКСМ тарихын өйрәнүгә багышланган сәяхәт” дигән темага чара үткәрделәр.

Чараның максаты - балалар иҗтимагый оешмаларының тарихын һәм иҗтимагый эшчәнлеген өйрәнү.  Комсомол - ул безнең әби-бабайлар, әти-әниләребез тормышының бер өлеше. Тик вакытлар узу белән бу белем югалды. Безнең бурыч - яшьләрне закон нигезендә тыңлау, патриотик, хезмәт, әхлакый тәрбияләү мәсьәләләрендә Комсомол хәрәкәте потенциалын куллану. Чара кысаларында укучылар комсомол тарихын, комсомолның ничек яшәвен, ничек эшләүләрен, нәрсә турында хыялланганнарын белделәр. Әлеге чарада 6,7,8 нче сыйныф укучылары, барлыгы 28 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International