Республикада бөртеклеләр бүгенгә 5 млн тоннадан артык җыелган. Бөртеккә алынасы кукурузны да кертеп, бу күрсәткечне 5,2 млн тоннага җиткерү күздә тотыла, дип белдерде журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.